13 марттан 24 мартка кадәр Тукай районында Бөтенроссия наркотикларга каршы «Үлем белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!» акциясенең беренче этабы старт ала. Акция барышында районның эчке эшләр идәрәсе дежур бүлегендә (8-8552 ), 71-44-81 һәм(8-8552) 291-20-02 номерлы «Ышаныч телефоннары» эшлиячәк.
Чараның төп максаты булып, наркотикларны җитештерү, куллану, саклау һәм сату фактларын, притоннар урыннарын ачыклау тора. Бер генә шалтырату да игътибарсыз калмачак, җентекләп тикшереләчәк. Шалтыратучыларның үзләренең куркынычсызлыгы өчен борчылырга кирәкми, хәбәрләрне аноним рәвештә дә калдырырга мөмкин.