Теләнче Тамак мәктәбе базасында 7 март көнне татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашында «Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, инновацион технологияләр кулланып, сөйләм телен үстерү" дигән темага семинар-киңәшмә узды . Семинарның максаты: районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән Федераль дәүләт белем стандартларына нигезләнеп заманча дәресләр бирү һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру буенча тәҗрибә уртаклашу.Анда шул мәктәп укытучылары Ямалиева Л.Ф., Арсланова Г.Г. , Ф.Шафигуллина дәресләр курсәттеләр,класстан тыш чара уздырдылар. Яна Бүләк мәктәбеннән килгән Назмутдинова З.Г. мастер-класс курсәтте. Район мәгариф идәрәсе методист Хусаинова А.А. төрле бәйге нәтиҗәләре белән таныштырды,грамоталар тапшырды