Тыл hәм хезмәт ветераны Вахитова Мәхтүмә апага 90 яшь тулды

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

Тыл hәм хезмәт ветераны Вахитова Мәхтүмә апага 15 март көнне 90 яшь тулды. Аны котларга Тукай районы администрациясе башлыгы урынбасары  Закиров Рөстәм Ильдус улы, ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе  Зарипов Галимҗан Сәитҗан улы, Түбән Суык-су авыл җирлеге башлыгы  Сәйфетдинов Наис Миргасим улы килделәр. Мәхтүмә апага котлау сүзләре әйтеп, саулык-сәләмәтлек теләп, бүләкләр тапшырдылар.

Вахитова Мәхтүмә 15 март 1927 елда Зәй районы Карман авылынды туа, Яңа Мусабай авылына килен булып тошэ. Ире Әхәт белән 6 бала (2 малай, 4 кыз) тәрбияләп үстергәннәр. Мәхтүмә апа гомере буена колхозда төрле эшләрдә эшләде, бүгенге көндә Яңа Мусабай авылында матур гына гомер кичерә.

 Хәзерге көндә 14 оныклары һәм 10 оныкчыклары бар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International