Теләнче Тамак авылында гомер итүче тыл hәм хезмәт ветераны, Нурлыхода Шәйдулла кызы Шәйдуллинага 15 март көнне 90 яшь тулды,аны котларга район советы апарат җитәкчесе А.З. Наврозова килде. Ул юбилярга РФ Президенты В.В. Путинныә котлау открыткасын, район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Р.Ш.Нәҗметдинов , «Шафкатъ» үзәге директоры С.Н.Шәихова, социаль хезмәткәр Насыбуллина Р.Г., шифаханә хезмәткәре Р.М.Закированың котлауы юбилярның куңеленә дәрт өстәдә,изге теләкләрне кабул итте.