7 декабрьдән Россиядә 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты җанатарлары паспортларын тапшыра башлаячаклар. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыяза. Әлеге паспортларны ул куркынычсызлык чарасы буларак бәяләнүен искәртә.
2018 елның 14 июнь – 15 июль көннәрендә Россиянең 11 шәһәрендә үтәчәк дөнья чемпионаты һәм 2017 елның 17 июнь – 2 июль көннәрендә узачак Конфедерацияләр кубогына әзерлек кысаларында, җанатарлар турында исемләп мәгълүмат туплау матчларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен таләп ителә.
Мәгълүм булганча, әлеге дөнья күләмендә оештырылган ике ярышның уеннары Казанда да үтәчәк.
Справочный материал по соревнованиям и паспорту болельщика
ЗАЯВКА НА ОФОРМЛЕНИЕ ПАСПОРТА БОЛЕЛЬЩИКА НА КУБОК КОНФЕДЕРАЦИЙ FIFA 2017 В РОССИИ