14-24 июньдә Самара өлкәсенең Мастрюковский күле буенда V «iВолга-2017» юбилей форумы үтәчәк. 1 мартта Идел буе федераль округының «iВолга-2017» яшьләр форумына заявкалар кабул ителә башлады. Форум Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән үтә.
«iВолга» Русиядә киң билгеле төбәк форумы булып тора. Чарада катнашу өчен 15 майга кадәр яшьләр форумының рәсми сайтында теркәлергә мөмкин
Теркәлү өчен официаль сайт www.ivolgaforum.ru .Сораулар булса Тукай районы яшләр белән эшләү,спорт һәм туризм бүлегенә шалтырата аласыз: Тел.: 70-12-46