1 апрельдән Россиядә яшәүчеләрнең социаль пенсия күләме 1,5 %ка индексацияләнә

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

1 апрельдән Россиядә яшәүчеләрнең социаль пенсия күләме 1,5  %ка индексацияләнә. Бу хакта Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев карар чыгарды . Шулай итеп, апрельдән  8328 чаллы   пенсионерының социаль тәэмин итү дәрәҗәсе артачак.  Исегезгә төшерәбез, 1 февральдә эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсия өлеше 5,4 %ка арттырылган иде. Шуның нәтиҗәсендә картлык буенча уртача иминият пенсия күләме бүген 13160 мең сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International