«Җир сәгате» акциясенә кушылыйк

2017 елның 24 марты, җомга

25 март көнне кичке 20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр «Җир сәгате» акциясе уздырыла.

«Җир сәгате» акциясе ел саен мартның соңгы шимбәсендә Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) инициативасы белән үткәрелә. Һәм төрле дәүләт халыкларының энергия ресурсларын саклау, планетар масштабта экологик ситуацияне яхшырту проблемаларын чишүдә бердәмлеген символлаштыра.

Акциядә катнашучыларга бер сәгатькә биналардагы, корылмалардагы, архитектур формалардагы яктырткычларны, торак йортларда электр утын сүндереп торырга, шулай ук электр энергиясе куллануны киметүгә юнәлдерелгән башка чараларны күрү тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International