Минераль ашламаларны иң күп туплаган районнар

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Татарстанда 2017 елгы уңыш өчен минераль ашламалар туплау дәвам итә. Бу елның 24 мартына республикада 146,5 мең тонна ашлама тупланган, ягъни бер гектарга – 51 кг (көздән кертелгәне белән бергә).

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре сүзләренә караганда, Татарстанның чәчүлек куәте – гектардан 15 центнер ашлык, ашламалар кулланмыйчаюгары уңышка өметләнеп булмый. Шуңа күрә игенчеләрнең төп чыгмнары да минераль ашламалар сатып алуга китә (барлык чыгымнарның 40%ка якыны, 7,5 млрд. сум).

Минераль ашламаларны иң күп туплаган районнар: Зәй (119 кг/га), Сарман (98,6), Тәтеш (83,1), Әтнә(82,4), Актаныш (73,4), Балтач (70,1), Буа (69) һәм Тукай (65,5) муниципаль районнары.

Аларданаз гына калышучы районнар: Нурлат (57,4 кг/га), Биектау (54,6), Азнакай (54,4), Питрәч (54), Мөслим (52,7), Кукмара (52,1), Әлки (51,7), Саба (51,3) муниципаль районнары.

Шул ук вакытта бүгенге көнгә минераль ашламаларны бик аз күләмдә туплаган районнар да бар, болар: Әгерҗе (19,5 кг/га), Чирмешән (26), Кама Тамагы (26), Яңа Чишмә (29,1), Зеленодольск (30 кг),Минзәлә (30,6) һәм Баулы (27) муниципаль районнары.

Районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре белгечләре белешмәләреннән күренгәнчә, түбәндәгеләр минераль ашламаларны бөтенләй алмаганнар: Яңа Чишмә районыннан «Скоков» КФХ, «Зубов» КФХ, Мамадыш районыннан «Мамадыш азык-төлек корпорациясе» ҖЧҖ, «Передовик АФ»ҖЧҖ, «Усалиагрохимсервис» ААҖ, «Семиозерка» ҖЧҖ, Әгерҗе районыннан «С.-Омга» ҖЧҖ, Алабуга районыннан «ЕХПП» ААҖ, «Привольное» ҖЧҖ, «Костенеево» ҖЧҖ, Чирмешән районыннан Күтәмәнагрофирмасы» ҖЧҖ «Сөлчә» ҖЧҖ, «Чирмешән агрохезмәт күрсәтүләре» ҖЧҖ, «Кара Чишмә» ҖЧҖ, «Ильхан» ҖЧҖ, «Милагро» ҖЧҖ, Әлмәт районыннан «Ярыш» ҖЧҖ, «Чулпан» ҖЧҖ, «Васильевский агрофирмасы» ҖЧҖ, «Чагыл тау» ҖЧҖ, «Заһидуллин В.А.» КФХ.


 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International