“Синең файдага” хәйрия фонды инициативасы белән республикада “Балага тартмачык” акциясе башланды. Безнең районда ярдәмне беренче булып"Татарстан" поселогында яшәүче яшәүче Тазеева Лилия Инсаф кызы гаиләсе алды.
“Балага тартмачык” аз керемле гаиләләргә, яшь әниләргә, туганнан алып 6 айга кадәрге чорда кыен тормыш хәлендә калучыларга ярдәм итәчәк. “Тартмада” әни кеше распашонка, биләүсә, башлыклар, кулга кидереп куя торган кечкенә бияләйләр, оекбашлар, җиңел һәм җылы комбинезоннар, җылы конверт, кирәкле уенчыклар, имезлекләр, пустышкалар һәм башка күп кенә әйберләр табачак. Тартмага барлыгы 28 әйбер керә. Бер комплектның бәясе 7,5 мең сум. 3нче тапкыр әни булган ханымның йөзендәге елмаюы “зур йөрәкле” битараф булмаган кешеләргә рәхмәт билгесе булып тора.