Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) оешканга 100 ел тулуга башланган чара узды. "Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре балалар белән танып- белү чарасында командалар арасында ярышлар уздырдылар, укучылар республика тарихына бәйле мәгълүматлар белән таныштылар,төрле символикаларны барладылар. Бу чарада социаль яктан авыр хәлдә яшәүче , күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче,аз керемле гаиләдән булган12 укучы катнашты. Командаларга бәяләрне үчреждениенең социаль хезмәткәре Краснова В.Г.һәм социаль педагог Шавалиева Г.М. куйды