28 март көнне Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе утырышында конкурс нәтиҗәләре игълан ителде. 2016 ел нәтиҗәләре буенча Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге лидер булып танылды.
РПН идарәсе ел саен бөтен ил буенча Пенсия фондының 84 бүлеге арасыннан иң яхшысын сайлап ала, җиңүче төбәк “Россия Федерациясе Пенсия фонды лидеры” дипломы белән бүләкләнә.
РПФ территориаль органнарының эшчәнлегенә бәя 37 критерий буенча бирелә, алар арасында закон буенча куелган срокта билгеләнгән пенсияләр саны, мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият кертемнәре буенча бурычлар кимүе, эшне оештыруның яңа алымнарын һәм ысуларын кертү һ.б. бар.
Татарстан бүлегенең илнең пенсия системасында алдынгы позицияне беренче тапкыр гына биләве түгел. Пенсия фонды җитәкчелеге аның эшенә югары бәя бирә, дип хәбәр итә аның матбугат хезмәте.