Сәхипгәрәева Рәисә Рәхмәтулла кызына 90 яшь тулды

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Иштирәк  авылында гомер итеп, бүгенге көндә  Яр Чаллы  шәһәрендә кызы Әнисәдә яшәүче  авылдашыбыз Сәхипгәрәева Рәисә Рәхмәтулла кызына  90 яшь тулды. Аны бу истәлекле гомер бәйрәме белән район башлыгы урныбасары Рөстәм Илдус улы Закиров ихлас тәбрикләде һәм Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды. Рәисә әбигә саулык, имин картлык, йөз яшькәчә яшәвен теләде. Юбилярга җылы котлау сүзләрен район ветераннары советы рәисе Г.С. Зарипов, Иштирәк җирлеге башлыгы Г.С.Гарифуллина , шулай ук авылның ветераннары советы рәисе И.И.Җиһангиров та җиткерде һәм истәлекле бүләкләр  тапшырдылар.

Кечкенә буйлы, юка гәүдәле Рәисә әби - сугыш елларындагы һәм сугыштан соңгы чорның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән, барысына түзгән буын вәкиле. Тормыш иптәше Хәмәтгәрәй абый  белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, һәрберсен кешелекле, эш сөючән итеп тәрбияләгәннәр. Бәйрәм табыны артында: “Бүгенге тормыш бик рәхәт, авыр еллар бүтән кабатланмасын иде”,- дип теләп утырды Рәисә әби .Ак яулыклы, йөзеннән якты нур бөркелгән бу әби ил-көнгә тынычлык, барчабызга бәхет теләп калды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International