Ветераннарыбыз призлы урыннар алдылар

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының шахмат-шашка клубында VII республикакүләм шахмат-шашка ярышлары буенча темпо турнирның зональ туры үткәрелде. Ярышлар Тукай, Актаныш, Минзәлә һәм Сарман районнарыннан килгән ветераннар (пенсионерлар) арасында узды. Район данын турнирда өч ветеран яклап чыкты. Шахмат буенча Теләнче Тамактан Юрий Овсянников, шашка буенча Калмаштан Рәисә Шакирова һәм Мәләкәс авылыннан Василий Иванов беренче урынга лаек дип табылдылар. Районыбызның шахмат-шашка сөюче ветераннары командалар арасында өченче урынга чыктылар. 

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International