Беренчелекне Теләнче Тамак авыл җирлеге командасы яулап алды

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Сосновый Бор поселогының спорт залында волейбол ярышлары буенча район кубогына чемпионат үткәрелде. Ул авыл җирлекләрендәге, районның оешма һәм предприятиеләрендә хезмәт итүче хатын-кызлар командалары арасында узды. Ярышлар киеренке төстә барды. Нәтиҗәдә беренчелекне Теләнче Тамак авыл җирлеге командасы яулап алды. Икенче урын Мәләкәс авыл җирлеге хатын-кызларына бирелде. Өченче урында исә район башкарма комитеты хатын-кызлары калды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International