“ЭкоЯз-2017” республика бәйгесе игълан ителде

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

Республикада1 апрельдэн   31 майга чаклы    “ЭкоЯз-2017”  бәйгесе  игълан ителде

Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы өмәләрдә иң актив катнашучылар өчен конкурс үткәрә. “ЭкоЯЗ” бәйгесе үткәрү буенча район башкарма комитетында карар да кабул ителде.
Санитар-экологик икеайлык үткәрү буенча игълан ителгән “ЭкоЯЗ” бәйгесенең максаты – Татарстан Республикасында экологик культура булдыру, халыкта әйләнә-тирә мохиткә карата сак караш тәрбияләү. Бәйге “Эко мәктәп”, “Эко вуз”, “Эко гаилә”, “Эко предприятие” “Экомәктәп” ,“Экогаилә”«Эковуз», «Экобалар бакчасы», «Экоҗәмгыять», «Экоцентр»“Экопредприятие” номинация­ләрендә үткәрелә. Аның кысаларында тирә-юньне санитар чистарту, флэшмоблар үткәрү, агачлар утырту, сыерчык оялары ясау,  экологик дәресләр уздыру, табигатькә багышланган шигырьләр, җырлар иҗат итү, шимбә өмәләре вакытында фото, видео төшерү һәм аны социаль челтәргә урнаштыру күздә тотыла. 1 апрельдән 15 майга кадәр үткәрелүче бәйгедә теләгән һәр кеше катнаша ала. Материалларны  Yuliya.Saferova@tatar.ru, Damir.Valiullin@tatar.ru) адресына җибәрергә кирәк. Конкурс комиссиясе әгъзалары бәйгегә йомгакны агымдагы елның 20 маена кадәр ясый. Җиңүчеләр турындагы мәгълүматлар һәм аларның заявкалары Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына җибәрелә. Җиңүчеләрне дипломнар, кубок һәм призлар көтә, кызыксындыру бүләкләре дә каралган.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International