Калмия авыл җирлегенә караган Малтабар авылында гомер итүче Миннеәхмәтова Срур Миннеәхмәт кызы 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Тукай муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Васил Хаҗиевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.Шулай ук юбилярны район ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов һәм Калмия авыл җирлеге башлыгы Нияз Гыйльфанов котлады