“Чаллы- ТВ” ТАТАРСТАН -24 каналына күчте

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Чаллы-ТВ  Татарстан-24 каналы аша үз тапшыруларын күрсәтә башлады. Бу илебездә телевидение цифрлы форматка күчү белән бәйле. ”Татмедиа” агентлыгы составына кергән республикабыздагы барлык район һәм шәһәр телевидениеләре тиздән барысы да Татарстан-24 кә күчеп бетәчәкләр. Бу тамашачыларга республика хәбәрләре белән бергә җирле яңалыкларны да карап барырга  уңайлы булачак.

Чаллы-ТВ  шулай ук “Пятница” каналында да үз тапшыруларын күрсәтүне дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International