Татарстан поселогында сәламәтлекләре буенча мөмкинчелекләре чикләнгән балалар арасында "Вместе мы сможем больше" дигән иҗат фестивале узды. Фестиваль Әлмәт шәһәренең “СМП-Нефтегаз”каршында эшләп килүче "Яз" хәйрия фонды оешмасы«Парус надежды»дигэн фестиваль кысаларында узды .Анда «Яз» хәйрия фонды оешмасының рәис урынбасары Симонова Светлана Николаевна, Яр Чаллы шәһәрнең "Спортивное движение"оешмасы вәкиле Хазеев Азат Ульфатович ,район инвалидлар оешмасы рәисе Зарипов Галимҗан Сәетҗан улы һәм башка оешма вәкилләре катнаштылар һәм укучыларны, оештыручыларны котладылар, мактау кәгазләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.Фестивальдә 22 мәктәптән 70 укучы катнашты