Клара апа үзенең искиткеч зиһене, оста әйтелгән афоризмнары , мөлаем карашы,туры сүзе белән тамашачыларны үзенә җәлеп итте – сәгатьләр буе авызына каратып тотты. Очрашу, мәктәп укучыларының шигырьләре, Клара апаның иҗатташ дуслары Рубис Зарипов һәм Рәшит Мәүләвиевларның, “Чишмә “ ансамбле кызларының чыгышлары белән үрелеп барып, тамашачыларда искиткеч тирән эз калдырды. Шунысы гаҗәп, сөйләнәсе сүзләр, җырланасы җырлар фольклор төркеме кызлары пешергән, милли ризыклардан сыгылып торган чәй өстәле янында да шактый дәвам итте. Кунаклар, әлеге чараны шундый җылы мохиттә оештырган мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәтләр әйтеп, тагын да очрашырга сүз куешып саубуллаштылар, дип хәбәр итте безгә ветераннар советы рәисе Н. Абдуллина.