«Чаллы яшелчәсе +» хуҗалыгы Тукай районында беренчеләрдән булып кырга чыкты

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Хуҗалыкта бүген кичкә көзге культураларны тамырдан тукландыруны тәмамларга исәплиләр. Бу эшкә алар дүшәмбе көнне керешкән иде. Хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыпов хәбәр итүенчә, бүгенге көндә кырда ике «туман» агрегаты эшли. Ике көн эчендә 410 гектардагы  арыш һәм көзге бодай тамырдан тукландырылган.  Бу максатка 41 тонна минераль ашлама тотылган. Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе хәбәр итүенчә, бу көннәрдә кырга «Биклән» җитештерү кооперативы да чыгарга жыена.     
Район башлыгы җитәкчелегендә махсус комиссия жомга көнне техниканын әзерлеген тикшерү өчен кабат хуҗалыкларга чыгачак. Крестьян-фермер хужалыклары да игътибардан читтә калмаячак.

Фото abt-gk.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International