Социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен чираттагы грантлар бәйгесен игълан итте.

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Министрлар Кабинеты социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен чираттагы грантлар бәйгесен игълан итте.


Әлеге грантлар җәмгыятьтәге социаль мәсьәләләрне чишкәндә дәүләт хакимияте белән коммерцияле булмаган оешмалар арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту, социаль өлкәдә мәшгуль коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү һәм, гомумән, яңа социаль проектлар, мәдәни-агарту һәм идарә технологияләрен ачыклау һәм таныту максатында тапшырыла. Грантлар бәйгесендә катнашу өчен аларга үзләре һәм тормышка ашырырга теләгән проектлары хакында, аерым алганда – аның максаты, бурычлары, төп чаралары, өмет ителгән нәтиҗәләре, шулай ук гамәлгә кую вакыты, тотылачак чыгымнары турында мәгълүматлар тупланган документларны2017 елның  30 марттан  24 апрельгә кадәр ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына тапшырырга кирәк.

Агымдагы елда дәүләт грантына дәгъва итүче иҗтимагый оешмалар арасында үткәрелгән бәйге түбәндәге юнәлешне колачлаячак:

 1. Номинации по теме «Противодействие коррупции»:

 2. “Гражданлык җәмгыятен һәм иҗтимагый үзидарә институтларын үстерү, гражданнар хокукын яклау”

3. “Мәгариф, яшьләргә гражданлык-патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү, яшүсмерләр һәм яшьләр даирәсендә тискәре күренешләрне кисәтү” 
4. “Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту” 

5."Мәдәният һәм сәнгатҗ"
6. “Гаилә, бала һәм аналарны яклау, ветеран һәм инвалидларга социаль ярдәм итү һәм социаль хезмәт күрсәтү” юнәлешендә эшләүче иҗтимагый оешмаларга “Үсештә аерым ихтыяҗы булган кешеләрне социальләштерү”, “Социаль ятимлекне кисәтү”, “Гаилә кыйммәтләрен пропагандалау һәм рухи-әхлакый традицияләрне саклау”, “Озын гомерле булу: активлык һәм иҗат” кебек номинацияләр каралган.

7 “Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау” белән шөгыльләнүчеләрнең проектларына “Татарстан халкында экология культурасын формалаштыру” номинациясендә бәя биреләчәк.
 
 8.Номинация по теме «Охрана здоровья, формирование и пропаганда здорового образа жизни»:

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International