Прокуратурада эшмәкәрләрне кабул итәләр

2017 елның 14 апреле, җомга

Эшмәкәрләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, Россия Генераль прокуратурасы карары нигезендә, прокуратура органнарында эшмәкәрләрне бердәм кабул итү көне оештырыла. Район прокуратурасы да апрель башыннан бу эшне башлады. Кабул итү ай саен беренче сишәмбедә эш сәгатьләрендә үткәреләчәк. Эшмәкәрләр прокуратураның үзенә – Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 52нче йорт (ГЭС бистәсе, 8/4 йорты) адресы буенча мөрәҗәгать итә алалар. (8552) 71-31-33 телефоны буенча алдан язылырга яки өстәмә мәгълүмат алырга була.

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International