Бүген Тукай районында авыл хуҗалыгы техникасы “имтихан тота“: Район башлыгы кондиционерлы тракторга утырды

2017 елның 14 апреле, җомга

Хәзерге сәгатьләрдә Тукай районы хуҗалыкларында техниканың язгы кыр эшләренә ни дәрәҗәдә әзер булуын карау буенча тикшерү бара. Барлыгы 5 төркем эшли. Алар көн дәвамында районның һәр хуҗалыгында булып, хуҗалыкларның техник әзерлеген ачыклаячак. Проблемалар, чишеләсе сораулар булса, урында ук хәл ителә, кирәкле чаралар күрелә.

“Биклән“ хуҗалыгына заманча “Кировец“ тракторы кайткан. Тизлекләрне күчерү коробкасы – автомат. Кабинада – кондиционер. Бик көчле, куәтле, тиздән Тукай районы басуларын иңләп-буйлап йөриячәк “Кировец“ тракторына Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев та менеп карады һәм техниканы “Шәп!“ дип бәяләде, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә язгы кыр эшләрендә уңышлар теләде.

Әлеге сәгатькә алынган оператив мәгълүмат буенча, Тукай районында авыл хуҗалыгы техникасы әзерлек сызыгында, дип бәяләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International