"Ак калфак" иҗтимагый оешмасының V Бөтендөнья форумы узды

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

   13-15 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының V Бөтендөнья форумы узды. Форумда "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының Тукай районы бүлеге җитәкчесе Гарипова Резеда Рәвис кызы да катнашты.
  " Быелгы форум "Бишек туе" үткәрелү белән үзенчәлекле! Җыенда төрле төбәкләрдәге 475 оешмадан 450 делегат һәм кунаклар катнашты. 13 апрель көнне без 4 төркемгә бүленеп Яшел Үзән, Арча, Биектау, Балтач районнарына юл алдык. Миңа Биектау районында сәфәрдә булырга насыйп булды. Без районның тарихи урыннарында , музейларда төбәк халкының яшәү рәвеше белән таныштык. Төштән соң район үзәгендә Бишек туен тамаша кылдык. Сәхнәдә барган күренештән күңелләр нечкәрде. Чыннанда, сабыйны тәрбияләү бишек җырларыннан башлана бит! 
14 көнне Кәрим Тинчурин театрында пленар утырыш узды. Анда үткән елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды, алдынгылар бүләкләнде. Алдагы елга планнар корылды. Соңыннан форумның резолюциясе кабул ителде. Киләсе елдан форум съезд югарылында үтәчәк. Димәк, әһәмияте тагын да югарырак булачак дигән сүз бу. Шулай ук, бу көнне театр кече залларында кулъяулык, калфак күргәзмәләре оештырылган иде. 
Ә төштән соң, Казан ратушасында зур тамашада катнаштык. Анда балалар ансамбльләре чыгышларын карадык, бишек җырларын тыңладык. Форумның, анда катнашучыларның максаты - халкыбыздагы милли үзаңны үстерү. Ә ул бишек туйларыннан , бишек җырларыннан башлана,"- дип хәбәр итә Гарипова Р.Р.



Хөрмәт белән,
Резеда Гарипова
(8552)37-06-61, 89196271084

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International