«Тукай районының күпмилләтле халкы бәйрәмнәрне дә бергә үткәрә»

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Икенче атнага – 22 апрель көнне Татарстан халыкларының III съезды үткәреләчәк. Инде хәбәр иткәнебезчә, Тукай муниципаль районыннан сигез делегат сайланды. Алар, районыбызда гомер итүче күпмилләтле халыкларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, көн кадагында торган сорауларны күтәреп чыгачак. Шушы уңайдан Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиев кичә, съезд делегатларын тагын бер кат җыеп, райондагы милләтара вәзгыять торышы хакында эшлекле очрашу үткәрде. «Милләтара, динара аңлашу һәм дуслык ирешелгән уңышларның иң кыйммәтлесе булып тора», – ди съезд делегаты, Шилнәбаш авыл җирлеге башлыгы, «ТР рус милли-мәдәни берләшмәсе» Региональ иҗтимагый оешмасының Тукай районы бүлеге җитәкчесе Ольга Гончарова. Рус милләте вәкиле буларак, ул бөек шагыйрьләр теле, гасырлар, буыннарны бәйләп торучы җеп булган милләтара, мәдәниара тел белән – үз ана теле белән горурланып яши. Тукай районы рус халыклары берләшмәсе дә нәкъ шул максатны күздә тотып яши. Һәр милләт үз халкының тарихын, гореф-гадәтләрен, милли үзенчәлекләрен һәм дөньякүләм аренада тоткан урынын белергә, аны сакларга, үстерергә, йолаларын балаларына, оныкларына тапшырырга тиеш. Бу өлкәдә төп тәрбияви рольне, әлбәттә, гаилә уйный. Ольга Анатольевна исә мәктәпләрнең, дини оешмаларның, мәдәният йортларының әһәмиятен дә югары бәяли:

– Сыйныф сәгатьләрендә милли йолалар, бәйрәмнәр, толерантлык, ватанпәрвәрлек темаларына багышланган чаралар оештырыла. Алар үз илең, республикаң, районың, авылың белән горурланып яшәргә этәргеч бирә, – ди Ольга Гончарова.

Йолаларны саклау, тарату өлкәсендә дә гаять зур эш башкарылуын билгели съезд делегаты.

– Күпләп христианнар яшәгән авылларда дини бәйрәмнәр зурлап уздырыла. Күптән түгел генә Новотроицкое авылында районкүләм чара – Май чабу бәйрәме уздырылды, – дип сөйли Ольга Анатольевна. – Районда рус фольклор коллективлары да актив эшли. Бәтке авылы «Ладушки», Кече Шилнә авылы «Сударушка» ансамбльләре республика конкурсы лауреатлары булды, – ди съезд делегаты. 

Шилнәбаш авыл җирлегендә күпчелекне рус халкы тәшкил итә – 55 процент. Икенче урында татарлар – 22 процент, чуашлар – 4,2 процент, калган халыклар исә – 15 процент. Аларның һәрберсен берләштерүче, уртак мәйданга чыгаручы бәйрәмнәр барлыгын искәртә Ольга Анатольевна:

– Районыбызның күпмилләтле халкы өчен уртак бәйрәм – ул татар халкының милли бәйрәме Сабан туе. Һәр коллектив үзенең милли җырларын, биюләрен әзерли, милли костюмнарын яңарта, һәр халык бердәй булып күңел ача, ял итә Сабан туенда. 30 август – Республика көнен дә бик яратабыз. Шулай ук Бөек Җиңү бәйрәме дә бар халыкларның уртак язмышка, уртак кайгыга һәм уртак Җиңүгә ия булуын искә төшереп торучы чын мәгънәсендә Бөек бәйрәм. Бу атнада православие динендәгеләрнең изге бәйрәме – Пасха. Форсаттан файдаланып, барлык райондашларны Олы көн белән котлыйм.

Татарстан халыклары съездында җәмәгатьчелек нинди сораулар күтәреп чыгар, нинди максатлар куелыр һәм бу өлкәдә ирешкән нинди уңышлар билгеләп үтелер, Тукай районы делегатлары нинди фикерләр белән кайтыр – бу хакта без сезгә съезд үткәч җиткерербез.

 

 


Гөлчәчәк Вәлиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International