Грек -рим көрәше буенча ярышларда 30 спортсмен көч сынашты

2017 елның 18 апреле, сишәмбе


15 апрель көнне   Сосновый Бор поселогы "Яшьлек" үзәгендә Район яшусмерләр һәм спорт  мәктәбе беренчелегенә грек -рим көрәше буенча 30 спортсмен көч сынашты.Чараның төп  максатының берсе,  район яшусмерләрен Татарстан Республикасы командасы төркеменә катнашуга  сайлап алу иде,ул  4-6 май көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә узачак .Бу ярышта катнашкан һәм җиңү яулаган  егетләребезгә II яшусмер разряды тапшырылды. Ә Беренче разрядны алу өчен аларга  Республика ярышларында катнашып 1-3 лидерена керергә кирәк. Әйдәгез, сынатмыйк егетләр!  Бу этап барышында иң яхшы дип табылган яшь спортчыларга Россия күләмендә Татарстан данын яклап чыгыш ясау бурычы йөкләнә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International