13 апрель көнне Яна поселогы мәдәният йорты тирә-юньдәге авыллардан артистлар кабул итте.Артистларнын да ниндиләрен!
Татарстанда яшәуче халыкларнын 3 съездын каршылап оештырылган , халыклар дуслыгы бәйрәменә Фольклор һәм бию коллективлары, һәр авылнын атаклы жырчылары һәм нәфис суз осталары , бер дигән баянистлары жыелган иде.
Якты,матур гөлләр белән бизәлгән залда һәр кунакны ипи тоз, чәк-чәк белән каршы алып, « тәмнушкәле» өстәл артына озатып баручы , милли киемдәге хужалар, аеруча дулкынланып көтте бу кәнне. Ә концерт искиткеч булды. Бернинди читтән килгән артистлар да кирәкми, талантлар янәшәбездә генә яши икән бит.
Менә София Ротару башкаруында «Я,ты ,он,она…»жыры башланды . Барлык катнашучылар кайсы кояш, кайсы шарлар, кайсылары ап-ак ромашкалар һәм бизәлгән дугалар тотып, сәхнә уртасына кутәрелде . һәркем кунеленнән жир йәзендә тынычлык кына булсын, - диеп тели кебек.
Ут куршеләребез : Кузкәй, Боерган , Калмия,Иске Байлар,Калмаш, Зур Шильнә, Кече Шильнә,Ильбухтино ,Яна Сарайлы, Иске Гәрдәле авылларыннан килгән артистларга һәм аларны оештыручыларга , Яна поселогы узешчәннәренә зур рәхмәтләребезне житкерәсебез килә.Чыннан да, бергә булсак , бердәм булсак, бар нәрсәне җинәбез ,без булдырабыз! Кунакка йөрешик , дус - тату яшик, хезмәттәшләр.
Яна поселогы мәдәният йорты сәнгать житәкчесе Нурия Абдуллина.