Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов җитәкчелегендәге комиссия техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерүне «Кама» агрофирмасының Теләнче Тамак бүлекчәсеннән башлады. Тракторлар, тагылма агрегатлар парк эченә тәртипләп тезеп куелган. Техника яңартуга килгәндә, биредә быел ике яңа агрегат алганнар. «Киләсе атнада уҗым басуларына «туман» агрегатында һәм аэропланда ашлама кертә башларга ниятлибез», – диделәр агрофирма белгечләре. Комиссия Теләнче Тамак бүлекчәсенең язгы кыр эшләренә әзерлеген бик яхшы дип бәяләде. «Соңгы бер-ике елда бу хуҗалыкта техниканы әзерләүгә аеруча җаваплы карыйлар», – дип ассызыклады Хәйдәр Сабитов.
Теләнче Тамактан соң комиссия Иске Дөреш авылына юл тотты. Биредә ул берьюлы өч фермер хуҗалыгының язга әзерлеге белән танышты. Аларның техника саклана торган урыннары да бер тирәдә урнашкан. Тикшерүчеләрне Габит Фәрраховның улы Инзир каршы алды. «Үзем Чаллыда эшлим. Эштән бушаган вакытымны фермер хуҗалыгында үткәрәм. Киләчәктә үземне тулысынча шушы юнәлешкә багышларга уйлыйм», – диде ул. Фәррахов бүген мөгезле эре терлек үстерү белән шөгыльләнә. Ләкин мал үстереп, аннан яхшы табыш алу өчен әле хуҗалыкны ныгытасы да ныгытасы. Ферма биналары ремонт сорый, басуга чыгасы техника яңартуны таләп итә. Дөрес, искесен төзәтеп куйганнар анысы. Басуда сынатмас дип өметләнәләр хуҗалар. Минтаһир Чабатов та кирәкле техника әзер дип белдерде, ашламаны, ягулык-майлау материалларын да тиешле күләмдә алдым, диде. Иске Дөрешнең өченче фермеры – Сөббух Шиһапов. «90 башка якын малым бар», – дип аңлатып үтте ул. Шушы авыл җирлегенең Таулы Дөреш авылында фермер буларак Ринат һәм Алсу Гыймазетдиновлар эшли. Комиссияне алар ашлык склады бинасында каршы алдылар. «Орлык җитәрлек күләмдә. Быел 50 гектар мәйданга чәчәргә планлаштырабыз», – дип аңлатты Ринат. Ләкин орлык саклана торган складның түбәсеннән яңгыр үтә икән, ашлык өемнәре брезент белән капланган, бинага ремонт кирәк. Гыймазетдиновларның тагын бер мәсьәләне хәл итәселәре – җирләрне һәм биналарны рәсмиләштереп бетерәселәре бар. Хуҗалыкта гаилә белән эшлибез, диләр алар. Комиссия килгәндә дә, олы яшьтә булуларына да карамастан, фермерларның әти-әниләре дә кулларына көрәк-себерке тотып йөриләр иде. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы, очрашудан файдаланып, фермерлардан техника әзерлеген генә түгел, гомумән, хәл-әхвәлләрен, проблемаларын сораштырды. Ә хәл итәсе мәсьәләләр аларның һәрберсендә җитәрлек: хуҗалыкны рәсмиләштерүдән башлап, техника яңарту, биналарны төзекләндерүгә кадәр.
Мусабай-Заводтан Фирдәвес Бикмөхәммәтов кырга чыгачак техникасының әзер булуын белдерде. Гектарына 100 кг исәбеннән минераль ашлама да әзерләдем, диде. Быел ул, Губарев фермер хуҗалыгы җирләрен дә алып, 200 гектарлап мәйданда чәчү үткәрәчәк. Бу җирлектә тагын бер фермерның – Алмаз Шәйхиевның кыр эшләренә әзерлеген дә карады комиссия. Хуҗалыкның чәчүлек җире 250 гектардан артык. Фермасында берничә төрле кош-корт, сарыклар, мөгезле эре терлек бар. Язын басуга чыгасы техниканың кайсыларын эшчеләре бер читкәрәк ремонтлап тезеп куйганнар, кайсыларында әле эшне төгәллиселәре бар.
Чираттагы тукталыш – Борды авыл җирлегендә. Бордыбашта 400 гектар мәйданда Илшат Гәрәев җитәкчелегендәге «Сельспецстрой» предприятиесе чәчү үткәрә. Оешманың техника паркында комиссия килгәндә үзенә бер җанлылык сизелә иде: халык эшли, шунда ук төзелеш бара. Бәрәңге игү белән шөгыльләнүче Илдар Әшрәфуллин да басуга чыгасы техника әзер дип белдерде. 2 трактор, культиватор, чәчкеч, бәрәңге утырту агрегаты ремонтлап куелган. Быел ул икенче икмәкне 30 гектарда утыртырга планлаштыра. Җәйләү авылындагы – Касакин, Түбән Суыксу җирлегендәге Мөнәвир Шәйхетдинов фермер хуҗалыкларында да язгы чәчүдә техника, ягулык материаллары белән өзеклек килеп чыкмаячак дип белдерделәр.
Хәйдәр Сабитов җитәкчелегендәге комиссия рейдны «Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә йомгаклады. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы, «Кама» агрофирмасының Теләнче Тамак бүлекчәсендәге кебек үк, биредәге әзерлекне дә югары бәяләде, шулай ук бу юнәлештә үсеш зур булуын билгеләп үтте. Сәфәренең соңында ул барлык белгечләргә, механизаторларга район җитәкчелеге исеменнән рәхмәт әйтте, сәламәтлек теләде һәм язгы чәчүне тоткарлыксыз башкарып чыгарга чакырды.
Лариса ВАСИЛЬЕВА.