Президент Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры итеп Алексей Песошин кандидатурасын тәкъдим итте. Документ республика парламентында кабул ителде. Алексей Валерьевич Песошин 1963 елда туган. Рус милләтеннән. Казан дәүләт университетын тәмамлаган, физика-математика фәннәре кандидаты.