Бүгенге көндә район буенча язгы кыр эшләренә «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгы, «Тукай азык-төлек корпорациясе», «Биклән» җитештерү кооперативы, Сәйдәшев исеменәге хуҗалык һәм «Кама» агрофирмасының Теләнче Тамак авылында урнашкан өченче бүлекчәсе кереште. Алар хәзерге көндә көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тамырдан тукландыру белән мәшьгуль. «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгы күпьеллык үләннәрне тырмалый башлаган.