Барлык илләрдә дә 22 апрельдә Җир көнен билгеләп үтәләр. Бу чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме. Бу көн җирдә яшәүчеләргә экологик катастрофалар турында искә төшерә. Милли музей хезмәткәрләре әлеге көн уңаеннан мәктәп укучыларына Кызыл китапка кертелгән җәнлекләр һәм үсемлекләр турында сөйлиячәкләр. Бу бәйрәмнең тарихы америка континентында яшәүче Джон Мортон исеме белән бәйле. 19 гасыр ахырында Джон Мортон бер буш территориягә күченеп килә. Мондагы ялгыз гына үсеп утырган агачларны да йортлар төзү һәм утынга тоту өчен бик тырышып кисәләр. Мортонның моңа бик эче поша, шуңа күрә ул яшелләндерүгә багышлап бер көн кертергә тәкъдим итә. Иң күп агач утыртучыларга призлар да бирәләр хәтта. Бу көнне АГАЧ Көне дип йөртә башлыйлар.Беренче Агач Көнендә әлеге штатта яшәүчеләр 1 млнга якын агач утырталар. 1882 елда Небраска штатында Агач көне официаль бәйрәм дип игълан ителә, аны Мортонның туган көнендә – 22 апрельдә билгеләп үтәләр.