Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров Бай-Бүләк авылында гомер кичерүче Хабибуллина Вәзира Мөслисулла кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады.Озын гомерле кешеләрне котлау һәм аларга ихтирам һәм хөрмәт күрсәтү – безнең районда күркәм йолага әверелде.
Район башлыгы урынбасары тантана гаеплесенә, гөлләмә бүләк итеп һәм рәхмәт сүзләре әйтеп, Ил башлыгының котлау хатын ирештерде, күчтәнәчләр тапшырды. Аавыл җирлеге башлыгы да котлауларга кушылып, юбилярга исәнлек теләде