17-22 апрель кэннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә “Россия пенсионерлары берлеге” җәмгыяте,пенсия фонды идәрәсе, Физик культура һәм спорт комитеты тарафыннан оештырлган пенсионерлар арасында уздырыла торган традицион “Өченче буын” VII Республика күләм спартакиаданың 1 нче этабы тәмамланды Ярышларның 150 чаллылы катнашты . Шулай итеп, өлкәннәр арасында җиңүчеләр:– җиңел атлетикада-Ирина Гуськова белән Александр Амброськин , дартс- буенча-Энже Мирсагитова һәм Фарида Каримуллина, өстәл теннисында җиңүчеләр- Хания Гарипова һәм Владимир Петров, йөзү буенча Таслима Додица белән Владимир Сушко, ату буенча-Наталия Тучина һәм Владимир Юрин.
Шәхси беренчелектә уңышка ирешүчеләргә медальләр һәм дипломнар тапшырылды. Гомумкоманда беренчелегендә призлы урын алучы командаларга кубок һәм дипломнар тапшырылды.Шәһәр данын алар 19 май көнне Казанда узачак Спартакиадада яклыйячаклар