«Язгы мәрхәмәтлелек айлыгы» кысаларында «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологлары балигъ булмаган 7 бала белән Кнәз китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Белгечләр балаларны китапханә белән таныштырдылар, китап укуга кызыксыну уяттылар, бергәләп әкиятләр укыдылар, дип хәбәр итәләр үзәктән.