Легаль эш хакы тиененә кадәр бөтен документлар аша да үтә

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Әйе, соңгы елларда җәмгыятьтә киң таралган әлеге күренештән иң зур зыян күрүчеләр — „соры”, „кара” эш хакына риза булган эшчеләр. Эш бирүче, үзара килешү төземи генә, ялланып эшләүчеләрнең хезмәтеннән файдалана икән, димәк, ул үзенең хезмәткәрләрен лаеклы пенсияләреннән мәхрүм итә

„Соры” хезмәт мөнәсәбәтләренең нинди генә варианты да, һәм аларның нәтиҗәсе буларак, „конвертта” эш хакы түләнү түбәндәге мәсьәләләргә китерә. Бер яктан, эшчегә зур күләмдә хезмәт хакы түлиләр кебек, чөнки салым, мәҗбүри социаль страховкалау фондларына взнослар тотылмый, димәк, аның „кесәсендә” күбрәк акча калырга тиеш. Ләкин хезмәткәр эш бирүче белән мөнәсәбәтләрдә тулысынча яклаусыз кала. Ягъни, эш бирүче аның хокукларын бозса яки ничек тә булса чикләсә, ул үзенең законлы ихтыяҗларын яклый алмаячак. Хезмәт мөнәсәбәтләре фактын судта исбатлавы катлаулы.

Закон буенча „ак” та, „соры” һәм „кара” эш хакы да юк, әмма бу сүзләр күптән инде халык телендә ныклы урын алды. Рәсми булмаган хезмәт хакы турында сөйләгәнгә кадәр, „ак” эш хакы дигән төшенчәнең асылын аңларга кирәк. Бу исем купюралар яки металл төсенә карап бирелмәгән. Легаль эш хакы тиененә кадәр бөтен документлар аша да үтә: түләү турында положениедә, хезмәт килешүендә, эшкә кабул итү турында приказда билгеләнә. Ак эш хакы түләнгәндә аны исәпләү юлларын, өстәмә түләүләрне, тотып калынган акчаларны күреп була.

Гражданнарның ихтыяҗларын яклау, рәсми булмаган хезмәт базарын легальләштерү эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларынд фактлары турында «Народный контроль», на телефон «горячей линии»  ,район Хакимиятенә (8552)70-00-76, салым  инспекцию Алабуга шәһәре- по телефону «горячей линии»: 8 (85557) 9-31-42, 9-31-45, 9-31-94.8 (34753) 2-10-66 телефон номеры буенча   шалтыратып хәбәр итүегезне сорыйбыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International