Район балалар сәнгать мәктәбенә 30 ел тулуга багышланган концерт узды

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә «Энергетик» мәдәният сараенда район балалар сәнгать мәктәбенә 30 ел тулуга багышланган концерт узды. Тамашачылар алдында районның төрле авыл җирлекләрендә эшләп килүче сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнүче яшь талантлар һәм аларның укытучылары чыгыш ясады. Яшь талантлар җыр, бию, курайда, гармунда уйнау сәләтләрен күрсәттеләр, кайбер номерларны  бигрәк тә зур осталык белән башкарылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International