Суга сикерү буенча Россия Чемпионаты

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

2017 елның 3-7 нче май көннәрендә Казанның Су спорт төрләре сараенда (Сибгать Хәким ур., 70 йорт) суга сикерү буенча Россия чемпионаты узачак. Ярышларда Россия Федерациясе субъектларыннан иң көчле спортчылар катнашачак.

Ярышларга керү ирекле.

Чемпионат турында

Нык үсеш алган спорт инфраструктурасына ия Казанда инде су спорт төрләре буенча милли дәрәҗәдәге генә түгел, халыкара дәрәҗәдәге ярышлар да күп тапкырлар уздырылды. Алдагы турнир Россиядәге иң зур ябык спорт корылмаларының берсе булган, әле күптән түгел генә дөньяның суга сикерү элитасы Суга сикерү буенча ФИНА дөнья сериясе этабы медальләре өчен көрәшкән Су спорт төрләре сараенда узачак.

Ярыш кысаларында спортчыларга бер метрлы һәм өч метрлы трамплиннан, шулай ук ун метрлы каланчадан сикерүләр программасын күрсәтергә туры киләчәк. Иң көчле спортчылар дүрт дисциплинада - шәхси сикерүләрдә, синхрон сикерүләрдә, катнаш сикерүләрдә һәм команда ярышларында ачыкланачак.Милли чемпионат илдә суга сикерү спортын үстерү һәм популярлаштыру, 2017 елда Киевта (Украина) узачак Европа чемпионатына һәм су спорт төрләре дөньясында иң көтелгән һәм зур чара - Су спорт төрләре буенча 2017 елда Будапештта (Венгрия) узачак ФИНА дөнья чемпионатында катнашу өчен Россия җыелма командасын әзерләү һәм формалаштыру максатларыннан чыгып уздырыла. Казандагы чемпионат нәтиҗәләре 2018 елга Россия җыелма командасына керүчеләр исемлеген формалаштырганда исәпкә алыначак. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International