Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов хәбәр итүенчә,кооператив кырларында солы культурасы чәчәләр. Шулай ук, "Чаллы Яшелчәсе+" хуҗалыгы бүгенге көндә көздән туңга сөрелгән җирне тырмалауны тәмамлады.Хәзер хуҗалыкта кишер, чөгендергә ашламалар кертү эше бара.Хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов сүзләренчә, яллардан соң чәчүгә керешергә ниятлиләр. Беренчеләрдән булып басуда арпа чәчеләчәк.