Районның тыл хезмәтчәннәре Казанга бәйрәмгә бара

2017 елның 5 мае, җомга

Бөек Ватан сугышы чорында тылда эшләгән өч ветеран – Биклән авылыннан Алмас Гәрәев, Комсомолец поселогыннан Гөлчирә Сәмигуллина һәм Югары Байлар авылыннан Мулламөхәммәт Закирҗанов Казанга республика күләмендә үтәчәк Җиңү бәйрәменә бара. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы әлеге чара 8 май көнне башкалабызның Муса Җәлил исемендәге театрында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International