Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Тукай муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Безнең район
Район башлыгы
Районның символикасы
Район буенча Халык саны
Авыл җирлекләре
Районның авыл хуҗалыгы
Районның картасы һәм схемалары
Идарә органнары
Инвестиция паспорты
Координат кулланып бирелергә тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Район оешмалары һәм учреждениеләре
Тематик бүлекләр
Төрле комиссияләр эшчәнлеге
Коррупциягә каршы көрәш
Милли проектлар
Статистик мәгълүматлар
Тукай районында ветераннар (пенсионерлар) Советы һәм «Татарстан Республикасы Инвалидлар җәмгыяте»
Муниципаль заказ
Дәүләт-муниципаль хезмәтләр һәм Кузәтчелек
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ситуацион үзәк
Эшмәкәрләргә!!
Муниципаль-шәхси партнерлык
Хезмәткәрләр сәясәте
Җәмәгать ярдәмчеләре
Торак мәсьәләләре
«Инициативалы бюджетлаштыру»
Профсоюз тормышы
Программалар, бәйгеләр, бүлек планнары
1945 ел -Бөек Җиңү!
ТАССР төзелүгә 100 ел
Халыкка ярдәм
Виртуальный учебно-консультационный пункт по гражданской обороне (УКП ГО)
Рәсми кәгазьләр
Муниципаль район Уставы
Тукай муниципаль Советы(карарлар,әмерләр)
Муниципаль райн Башлыгының карарлары һәм әмерләре
Башкарма комитетның карарлары, әмерләре
Расланган рәсми кәгазьләр
Шәһәр төзелеше
Халык алдында тыңлауларга чыгышлар
Иҗтимагый һәм гавами тыңлаулар
ТР Тукай муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеш стратегиясе
Рәсми кәгазьләрнең проектлары
Җайлау йогынтысын бәяләү (ОРВ)
Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы
Татарстан Республикасы Конституциясе
Халык мөрәҗәгате
Тукай районы Башкарма комитетының электрон почтасы : tukay.ispolkom@tatar.ru
Кабул итү шартлары һәм вакыты
Сорауларны интернет аша юллау
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә күзәтү ясау
Халык кузәтүе
"Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында"
Закончылык
Юридик консультацияләр
ТҮЛӘҮСЕЗ ЮРИДИК ЯРДӘМ
Гариза үрнәкләре
Матбугат хезмәте
Матбугат хезмэткэрлэре өчен
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
«Якты юл» Тукай районы газетасы
Элемтә өчен белешмә
Элемтә өчен белешмә
Халыктан сораштыру
Ышаныч телефоны
Тукайлылар җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә бәя бирә алалар
Элемтә
Муниципаль районнар
Тукай муниципаль районы
Районның медицина учреждениеләрендә эшләүче барлык шәфкать туташлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
2017 елның 15 мае, дүшәмбе
Бүген районның медицина учреждениеләрендә эшләүче барлык шәфкать туташлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Районның үзәк больницасында, 58 фельдшер-акушерлык пунктында һәм 5 амбулаториясендә бүген 253 шәфкать туташы хезмәт куя. Бу район сәламәтлек саклау системасында эшләүчеләрнең яртысы дигән сүз. Шәфкать туташларының барысы да диярлек югары кавалификацияле.
Шәфкать туташлары көне Россиядә 1993 елдан билгеләп үтелә. Иң гоманлы һөнәрләрнең берсен сайлаган бу белгечләр – табибларның уң куллары, дәвалауның башыннан азагына кадәр пациент белән турыдан-туры эшләүчеләр. Практикадан күренгәнчә, медицина хезмәтенең күп өлеше алар кулы белән башкарыла.
Районның шәфкать туташлары һәр елны һөнәри бәйрәмнәрендә төрле чаралар оештыралар. Быел, әйтик, шаяннар һәм тапкырлар клубында катнашып, медицина ягыннан белемнәрен, осталыкларын, тапкырлыкларын һәм булганлыкларын сынадылар. КВН кичәсе үзәк больницаның актлар залында узды. Тамашачылар – оешмада эшләүче барлык персонал, авыл ФАПларыннан килгән җанатарлар.
Командалар сәхнәгә чыкканчы барлык шәфкать туташларын үзәк больницаның баш табибы Галим Сабирҗанов тәбрикләде. «Сез, чыннан да, авырулар белән турыдан-туры эшләүчеләр. Шуңа күрә дәвалануның нәтиҗәсе күпмедер дәрәҗәдә сезнең алар белән мөнәсәбәтегездән, кәефегездән һәм, ниһаять, елмаюыгыздан да тора. Йөзегез һәрвакыт көлеп торсын, сәламәт һәм шат күңелле булыгыз!» – дип теләде ул.
Үзәк больницаның үзеннән һәм авыллардагы ФАПлардан килгән шәфкать туташлары өч командага бүленеп ярыштылар. Беренче команда үзенә «Шат күңелле шәфкать туташлары клубы» дип исем кушкан. Икенчесе көчле анестезия бирүче препарат исеме белән – «Ультракаин» дип атаган. Өченче команда исә «Пульс» исеме астында чыгыш ясады. 14 шәфкать туташының барысы да оста, җор сүзле. Беренче турда алар үзләрен тамашачыларга таныштырдылар. Җырладылар да, биеделәр дә, эш барышындагы кызыклы хәлләрне дә сәхнәләштерделәр кызлар. Жюри бу өлештә беренче командага – 3, икенчесенә – 4, өченчесенә 5 балл бирде. Икенче турда шәфкать туташлары төрле сорауларга тапкыр җаваплар эзләделәр. Өченче этапта исә кызларга өй эшен күрсәтергә кушылды. Кызлар медицина пакетларыннан күлмәк тә тектеләр, «Елена Малышева»дан ябыгу серләренә дә өйрәттеләр. Шулай итеп, шәфкать туташы гына түгел, артист та булдылар КВНда катнашучылар. Жюри гомуми нәтиҗәләр буенча «Ультракаин»га – беренче, «Пульс»ка – икенче, «Шат күңелле шәфкать туташлары клубы»на өченче урынны бирде.
Чара ахырында үзәк больницаның баш табибы урынбасары Наилә Гессер хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлады. «Сездән башка медиңина учреждениеләрендә эш бөтенләй бармас иде. Бу һөнәрне бары тик изге күңелле, игътибарлы, кеше бәласенә битараф булмаган затлар гына сайлый ала. Пациентларыгыз да шундый булсын, хезмәтегез бәяләнсен иде. Рәхмәт сезгә!» – диде ул.
Будь в курсе последних событий! Читай
tatmedia.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
Тукай районы Иштирәк авылы мәдәният йортында «Яшел эшлэпэ» театр коллективы, «Кызыма кияу» дип исемләнгән бер актлы пьесаны сәхнәләштерде.
Бүген Тукай районы Иштирәк авылы мәдәният йортында «Яшел эшлэпэ» театр коллективы, «Кызыма кияу» дип исемләнгән бер актлы пьесаны сәхнәләштерде.
8
апрель, 2026 ел
Юл йөрү куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышында: «Битараф калмаска! Юлларны сакласак иде!»
Тукай районы хакимиятендә Башкарма комитет җитәкчесе Линар Маняпов катнашында юл йөрү куркынычсызлыгы буенча комиссия утырышы узды.
2
апрель, 2026 ел
Татарстан авылларында югары тизлекле интернет өчен тавыш бирү дәвам итә
РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы үткәргән сораштыру 30 апрельгә кадәр озайтылды.
1
апрель, 2026 ел
Тукай районына ТРның Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары килде
Бүген, 1 апрельдә, эшлекле сәфәр белән Тукай районына Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Руслан Семенов килде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз