Югары Байлар авылында бәйрәм чарасын имам-хатыйп Харис хәзрәт үзенең догалары белән ачып җибәрде. Тантанага җыелганнарны Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев тәбрикләде, укучылар әдәби-музыкаль монтаж куйды
Авылдашыбыз Сәлимә апа солдат боткасы пешерде. Бәйрәмчә әзерләнгән өстәлдә чишмә суыннан куелган самовар чыжлап торды, авылдашлар чәкчәк, бәлеш, коймак белән сыйланды, яу кырында ятып калган әби-бабалары, әти-әниләре һәм туганнары турында әңгәмә корды.
Алсу Хәмәтова.