Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Теләнче Тамак мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Гимазетдинова Э.С. җитәкчелегендә картлар һәм инвалидлар интернат йортында тәрбияләнүчеләр янында кунакта булдылар. Балалар өлкәннәргә бәйрәм концерты күрсәттеләр, ә өлкәннәр сугыш чоры истәлекләре белән уртаклаштылар.