Бәтке авылының ирекле янгын сүндерүчеләре бүләкләнде

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Бәтке авылының ирекле янгын сүндерүчеләре республика күләмендә уздырылган «Иң яхшы ирекле янгын сүндерүчеләр командасы» күргәзмә-конкурсында өченче урынны яулап кайттылар. Аларга ТР гражданлык оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллинның дипломы тапшырылды. Бәтке авылында ирекле янгын сүндерү командасында нибары ике кеше – Николай Апаков һәм Олег Бисеров эшли. Алар Бәтке, Мәләкәс һәм Круглое Поле җирлекләрендәге авылларга һәм бу территорияләрдәге бакчачылык ширкәтләренә хезмәт күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International