Мусабай Завод кызларына Әфәрин !-дип әйтәбез

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Казан шәһәрендә җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасының беренчеле үтте  Райондашыбыз, Мусабай-Завод авылының өметле спортчысы Диана Хамедова ядрә ыргыту буенча беренче урынны яулады. Кыз ядрәне 9 м 42 см аралыкка ыргыта алды. Шулай ук Мусабай-Завод авылы кызы Милена Хәкимова җиде төрле ярышта (киртәләр белән 100 метрга йөгерү, ядрә ыргыту, биеклеккә һәм озынлыкка сикерү, 200 һәм 800 метрга йөгерү, сөңге ыргыту) өченче урынга чыкты. Кызларның тренеры – Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Гаяз Бакусев.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International