Көзге культуралар да кышны әйбәт кенә каршылаганнар. Тип-тигез яшел келәм булып офыкка кадәр сузылган. 1736 гектар мәйданны биләгән көзге бодайны моңа кадәр тукландырган булганнар, үсентеләр бераз калкынгач, тагын бер кат тамырдан тукландырырга ниятләп торалар икән.
Новотроицкое авылы шәһәр читендә урнашканга, халык күбрәк калага барып эшләүне кулай күрә. Шуңа күрә кадрлар җитмәү проблемасы бар.
– Шулай да агрофирмада күп еллар эшләүче, үз эшен, кыр-басуларны чын күңеле белән яратучы, пенсия яшенә җиткәч тә, энергияләре ташып торган механизаторларыбыз бар. Бу инде төп состав. Алардан башка чәчүне дә, урып-җыюны да, җир эшкәртүне дә күз алдына китереп булмый. Болар – Юрий Суров, Фәнис Харисов, Александр Суров, Сергей Новиков, Илья Салихов, Рафит Габдрахманов, Самат Хәмидуллин. Егетләр узыша-узыша эшлиләр, – дип эшчеләре турында сөйләде җитәкче.
Гомумән, «Кама» агрофирмасында нинди мәсьәләгә тотынсаң да, бар да тәртиптә. Механизаторлары да бер дигән, техникасы да теләсә кайсы хуҗалык көнләшерлек. Һава торышы гына чәчүне вакытында тәмамлау мөмкинлеген бирсен.