Кнәз авыл җирлегенең «Задоринки» балалар фольклор коллективы «Каравон» XXV Бөтенроссия рус фольклор фестивалендә катнашты

2017 елның 22 мае, дүшәмбе
Кнәз авыл җирлегенең «Задоринки» балалар фольклор коллективы «Каравон» дип исемләнгән XXV Бөтенроссия рус фольклор фестивалендә катнашып кайтты. Фестиваль елдагыча Лаеш районы Никольское авылында үткәрелде. «Задоринки» коллективы рус халык сынамышларын, «Здорово, здорово, у ворот Егорова», «Земляничка ягодка» дигән рус халык җырларын фестивальнең өч концерт мәйданчыгында да башкардылар. Соңыннан коллектив һәм аларның җитәкчеләре Каравон тарихи музейга экскурсия дә кылдылар. «Задоринки» балаларының һәрберсенә дә «Каравон» XXV Бөтенроссия рус фольклор фестивале дипломнары тапшырылды, дип хәбәр итә безгә Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.   
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International