Яр Чаллыда үтә торган ярышта Татарстан район һәм шәһәрләреннән 58 команда – 232 яшь инспектор катнаша. «Балаларның кәефләре яхшы, ярышларга әзерләр, җиңүгә өметләнәбез», – ди алар белән барган район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
Конкурс ЮХИДИ һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә һәр елны уздырыла. Балаларның юлда травмалар алуын, аларның юл йөрү кагыйдәләрен бозуын кисәтү, пропагандага тарту максатларын күз алдында тота.