Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Кубогына ярыш үткәрелде.

2017 елның 30 мае, сишәмбе

27 нче май кɵнне Түбән Суыксу авылының универсаль спорт мәйданчыгында мини-футбол буенча ир-ат командалары арасында ачык турнирның зона этабы - Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Кубогына ярыш үткәрелде. Ярыш районда мини-футбол спортын популярлаштыру һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен, спорт сɵючеләрнең осталыкларын арттыру, спортны пропагандалау максатларында уздырылды. Ярышта 16 яшьлек һәм ɵлкәнрәк уенчылар катнашты.

Ярышларга Тукай районы җирлегендэ эшләүче, яшәүче,  пропискалары булган яшьләр командалары керде.  Барлыгы 3 команда катнашты: Биклән,  Түбән Суыксу, Круглое Поле авыл җирлекләреннән. hәр уен 20 минутлык 2 шәр таймнардан торды. Көннең болытлы булуына карамастан да - уенчыларның да, тамашачыларның да күңелләре көр, шатлыклы иде.

Круглое Поле командасы беренчелекне алды,  Кубок һәм грамота белән бүләкләнде. 2 нче урынны Түбән Суыксу, 3 нче урынны Биклән  командалары яулады, аларга грамоталар бирелде.

Миләүшә Муллашова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International