Район Советының унбишенче утырышы үтте

2017 елның 31 мае, чәршәмбе
 

29 майда Тукай муниципаль район Советының унбишенче утырышы үтте. Анда РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Наил Сәфиуллин, хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы берләшмәләре, оешмалар, предприятиеләр башлыклары, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, яшьләр парламенты вәкилләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышка 46 депутатның 41е килгән иде. Утырышны муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев алып барды.

Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә – Тукай муниципаль районы башлыгы каршында эшләүче коррупциягә каршы көрәш комиссиясе рәисе Робис Гатиятуллин комиссиянең эшчәнлеге хакында сөйләде. Әлеге сорау буенча өстәмә доклад белән Новотроицкое авыл җирлегеннән депутат – законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Рима Волкова чыкты.

Көн тәртибендәге икенче сорау – Тукай муниципаль районында милләтләр һәм конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләр һәм террорчылыкка һәм экстремистлыкка каршы тору чаралары хакында иде. Аның буенча район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров чыгыш ясады. Өстәмә доклад өчен сүз Борды авыл җирлегеннән депутат – законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия рәисе Роза Әбделмәновага бирелде.

Утырыш эшендәге өченче сорау – «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Советының «Тукай муниципаль районының 2017 елга һәм 2018, 2019 елларның планлы чорына бюджеты турында»гы карарына (№11/2, 12.12.2006) үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында Биклән авыл җирлегеннән депутат – бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссиясе рәисе Мансур Сәхбиев сөйләде. Әлеге чыгыштан соң Кече Шилнә авыл җирлегеннән депутат Роман Ваганов сүз сорады. Ул «Түбән Кама» милли паркы территориясенә кергән Яр Чаллы – Белоус – Кече Шилнә автоюлының бик начар хәлдә булуын, биредә юл һәлакәтләре еш килеп чыгуын, шуннан мәктәп автобусы йөрүен һәм бу юлга тиз арада ремонт кирәклеген белдерде. Әлеге мәсьәләне югарыда әйтелгән комиссия эшенә кертүне сорады. «Бу максатка район бюджетында акча каралмаган, ә республика һәм федераль программалар буенча бирелә торган акчалар һәр ел саен иң начар дип саналган участокларга чиратлап бүленә бара», – дип җавап бирде депутатның соравына район башлыгы Васил Хаҗиев. Дүртенче көн тәртибе – Тукай муниципаль районында даими нигездә муниципаль вазифаны башкаручыга лаеклы ялга киткәндә бер тапкыр бирелә торган түләүләрнең тәртибе һәм күләме турындагы Положениене раслау турында Әҗмәкәй авыл җирлегеннән депутат – бюджет, салымнар, финанслар һәм икътисад буенча даими комиссиясе әгъзасы Марат Фазылҗанов чыгышы тыңланды. Бишенче мәсьәлә – Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында муниципаль хезмәт хакындагы Положениене раслау турында Иске Абдул авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Резедә Сафинага сүз бирелде. Тукай муниципаль районы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы хакындагы Положениене раслау турында Иштирәк авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Гөлнара Гарифуллина чыгышы тыңланды. 

Көн тәртибендәге җиденче сорау – Тукай муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе хакында»гы карарына (№9/9, 27.12.2011) үзгәрешләр кертү турында Круглое Поле авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Венера Сафина җиткерде. Унбишенче утырышның соңгы соравы – гражданнарның исемнәрен мәңгеләштерү, тарихны, хәтерне саклау максатыннан муниципаль предприятиеләргә, учреждениеләргә (оешмаларга) аларның исемнәрен бирү тәртибе хакындагы Положение турындагы доклад белән Кнәз авыл җирлегеннән депутат, законлылык, хокук тәртибе, милли мәсьәләләр һәм халыкның куркынычсызлыгы буенча даими комиссия әгъзасы Тамара Белова чыгыш ясады. Утырышта һәр мәсьәлә тикшерелеп, карарлар кабул ителде. Шуның белән муниципаль район Советының XV утырышы үз эшен төгәлләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International